Әтием....
Зәңгәр күкләр аша әтиемнең
Тавышларын гүя ишетәм...
Әкрен генә килеп керер төсле...
Газиз кешем бер көн ишектән...
Әйтә төсле: кызым, изаланма!
Көтмә инде мине яңадан!
Ничек көтмә?! Яши алырмынмы?
Бу тормышта башка аңардан?!
Чәчләремне сыйпап үткән төсле...
Җылы тынын булдым тойгандай!
Кул сузымы гына ара иде...
Барып җитеп сиңа булмады!
Кагыласым килде кулларыңа...
Һәм җылыңны тоеп дәшәсе:
"Әй, әтием, шулкадәрле авыр
Бу дөньяда синсез", - диясе...
Бик бәхетле бала идең диеп
Язмышмы соң әллә көнләште?
Көзләремә атлап керү белән
Сагыш, кайгы учлап өләште...
"Бу дөньяда без бит кунак кына..."
Шулай диләр мине юатып...
Ул кешеләр белми микән әллә -
Мин туймадым аны яратып!
Әтиемне югалтуым белән
Килешәлмим гел дә, аңлагыз!
Бик сагынам газиз әтиемне!
"Кайта" диеп мине алдагыз...
Алдасагыз, бәлкем, җиңел булыр..
Мин көтәрмен аны зарыгып....
Нигә киттең, әти? Ник ташладың
Бу дөньяны бигрәк ашыгып...
Көтәр идем... салкын төннәремдә
Керфегемне хәтта какмыйча...
Кайта диеп сине әйтсә берсе...
Ишегемә бикләр салмыйча...
Лилия Шәймиева